Алимент түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-кабул итүгә язылу ачык
Белми калмагыз

Алимент түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-кабул итүгә язылу ачык

2022 елның 14 гыйнварында алимент түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны чираттагы кабул итү узачак.

Татарстанлылар сорауларына Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева җавап бирәчәк.

Алимент түләтү белән бәйле сорауларны үз яшәү урыны буенча суд приставлары бүлекчәләреннән видеоконференция-элемтә режимында бирергә мөмкин.

Кабул итүгә 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-20, 8(843)514-92-18 телефоны номерлары буенча язылып була.

 


Нет комментариев