Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

"Көзгедән уземне танымыйча тордым" - Әтнә артисткасы "Зөләйха күзләрен ача" фильмында төшә!

Ишетмәгәнсездер дә әле.

Әтнә театры артисты Алинә Сидеева "Зөләйха күзләрен ача" фильмында төшә!

Бу хакта Алинә үзе менә нәрсәләр сөйләде:

   "Мин "Зөләйха кузләрен ача" фильмында катнашыр өчен 30-60 яшьлек ир-атлар hәм хатын-кызлар кирәк дигән игъланга тап булдым, шуннан, алар сорагач, уземнең 5-6 фотомны, буй-сынымны, авырлыгымны, кием hәм аяк кием размерын язып җибәрдем. Биш минут та узмады, записаны, дип хәбәр килде. Урман кисуче, повар, поселенка роленә кешеләр эзлиләр иде, мине поселенка булырсың, дип киендерделәр. Съёмкалар Лаешта барды, елга буена Семрук дигән бер зур авыл диярлек төшеру урыны төзеп, әзерләп куйганнар. Шуңа курә елга ярында булуыбызга карамастан, суык булмады, шунда кереп җылындык. Бик куп рәссамчылар, гримёрлар, актёрлар, масса куләм кешеләре катнаша. Зур проект бара. Гримёрлар йөземне, кулларымны тигез итеп алынмаган загар төсенә буядылар, каш-керфекләремне янып беткән тонык төскә мандылар. Каты хезмәттән тырнаклар асты былчыракка баткан сыман итеп сыладылар. Башта көзгедән уземне танымыйча озак кына шаккатып басып тордым. Миңа эшләп хәлдән талган ханымның кыяфәтенә керергә кирәк булды. Андый персонаж образларын чын куңелдән теләп башкарам. Костюмер, гримёр эшләренең җае ошады. hәрбер артистның тырнак очларына кадәр игътибарлы булулары гаҗәпләндерде. Чулпан Хаматова минем яраткан актрисаларның берсе, мине аның әле хәйрия белән шөгылләнуе узенә җәлеб итә. Минем өчен Чулпан Хаматова, Юлия Пересильд белән бер мәйданчыкта төшу, узе бер бәхет булды".
#әтнәтеатрыартистлары

Фото Әтнә театры сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев