Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Әтнәләр, "Җиңү йөзләре» проектына кушылып, ата- бабаларыгызның исемен мәңгеләштерә аласыз

Татарстанлылар «Җиңү йөзе " проектында ата-бабаларының истәлеген мәңгеләштерә алачак»

Җиңү музеенда "халык экспозициясе " оештырылган, анда проектта катнашучылар бабасының портретын табып, балаларына, оныкларына күрсәтә алалар.

    Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап Татарстан халкы Бөек Ватан сугышы үзәк музее базасында уза торган «Җиңү йөзләре» проектына кушыла ала.

     " Җиңү йөзләре» проектында катнашучылар бабаларының портретын табып,  балаларына, оныкларына күрсәтә ала, дип хәбәр итә оештыручылар. Проект илебез тарихында гына түгел, бөтен кешелек тарихында иң җимергеч һәм канкойгыч сугышта Җиңүгә үз өлешен керткән һәр кеше турында мәгълүмат биреп,  хәтерне саклауга юнәлдерелгән. Бу Бөек Җиңү өчен совет кешеләре гаять зур бәяне түләгән, кыюлык һәм массакүләм батырлык күрсәткән.

Илебезнең хәрби югалтулары — 12 миллионнан артык, ә гражданнар белән бергә  бу канкойгыч сугышта  26,6 миллионнан артык кеше ятып кала.

«Һәр гаиләдә фронтта сугышкан яки тылда эшләгән туганнары, якыннары турында хәтер саклана. Аларның йөзләре һәм исемнәре бүгенге һәм киләчәк буыннарның байлыгы булырга тиеш», — дип саный проектны оештыручылар. «Җиңү йөзләре» бөтенхалык тарихи депозитарие 150 миллионнан артык фото һәм текст документларын берләштерәчәк. Бу үзенә күрә Бөек Ватан сугышы елларында нацизм белән көрәшкән миллионлаган кешеләрнең иң зур архивы, санлы мәгълүматлар, фотографияләр һәм шәхси тарихы банкы булачак.

       Гражданнар теләсә кайсы ил мәгълүмат кертеп, үз якыннары турындагы тарихи истәлекне мәңгеләштерә ала.  "Җиңү йөзләре» проектына кушылып, үз гаилә архивыннан алынган материалларны Җиңү музеена  сайт аша тапшырырга мөмкин historydepositarium.ru телефондагы мобиль кушымта бар, шулай ук  121170, Москва, Братьев Фонченко, дом 10. Музей Победы  (121170, Мәскәү, бертуган Фонченко, 10 нчы йорт) адресы буенча  корреспонденция юллый ала.

   Җиңү Музее -  "Җиңү йөзләре» ( «Лица Победы») проектына ничек кушылырга һәм үз гаилә архивыннан булган материалларны тарихи депозитарийга ничек тапшырырга дигән тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча да белергә була:  https://historydepositarium.ru/about/

Мәгълүмат https://www.tatar-inform.ru/news/society/09-01-2020/tatarstantsy-smogut-uvekovechit-pamyat-o-svoih-predkah-v-proekte-litsa-pobedy-5715229 файдаланып әзерләнде

Фото "Әтнә таңы" архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев