Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Ветераннар, пенсионерлар өчен бәйге

2022 елда Татарстан Республикасы ветераннары ( пенсионерлар) арасында халык иҗаты Республика конкурсының район этабы узачак.

Конкурста хатын - кызлар өчен 55 яшькә җиткән һәм 60 яшькә җиткән ир - ат ветераннар ( пенсионерлар), шулай ук тиешле еллар эшләгән пенсионерлар катнаша ала. Конкурста катнашучы бер номинация буенча бер генә эш тәкъдим итә ала. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- алмазлы мозаика;
- бижутерия, бисер үрү;
- чигү ( җепләр, тасмалар, һ.б);
- агач эшләнмәләре;
- бәйләү;
- флористика;
- рәсем сәнгате, фотосурәт;
- керамика;
- ямаулыклы тегү;
- курчаклар ясау.
Белешмәләр өчен телефоннан:
2-11-64 мәдәният йорты
2-19-57 музей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев