Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Җыю өчен бернинди документ кирәкми

Җиргә ауган корыган агачларны штраф түләүдән курыкмыйча җыярга мөмкин – Тимур Галиев

 Россия Дәүләт думасы гражданнарга "урманда җирдә ятучы коры агачлар һәм чыбык-чабыкларны" җыярга рөхсәт бирүче канун кабул итте.

Һәркем җиргә ауган корыган агачларны штраф түләүдән курыкмыйча җыя ала. Бу хакта “Татар-информ”да Татарстан урманнарыннан файдалануга багышланган матбугат конференциясендә урманнарны яңадан үстерү һәм урман утырту бүлеге башлыгы Тимур Галиев әйтте.

“Җиргә ауган корыган агачларны җыю өчен бернинди документ кирәкми. Кызыксынучылар күп, әлеге канун хакында бик еш сорыйлар. Закон кысаларында, ауган агач корыган булырга тиеш. Басып торган коры агачны кисәргә ярамый. Юл кырыйларында егылган агачлар бик күп була, шуңа күрә әлеге эш табигатьне чистарту өчен башкарыла. Күп кеше утын буларак куллана, ләкин агачларның 50 проценты утынга да яраксыз. 2010 елда күпләп чыршы һәм каен урманнары корыды. Барлыгы 1000 га артык җиргә зыян килде. 201-2014 ел дәвамында урманнарны корыган агачлардан чистартырга тырыштык, ләкин вакыт үзенекен эшләде. Каен агачы өч ел эчендә корый һәм сына. Бик күп агачларны кисәргә өлгерә алмый калдык, шуңа күрә чыбык-чабыкларны җыю хәзер дә бик актуаль. Республика халкы чыбык-чабыкларны җыеп безгә ярдәм итә ала, шул рәвешле алар урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык тәэмин итүгә булышлык күрсәтәчәк”, - диде ул.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/04/172818/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев