Әтнәдә авыл Сабантуйлары: кайда, кайчан?
Милли бәйрәм.
Быелгы Сабантуйлар районыбызның кайсы авылларында була, кемнәр киләчәк?
Мәгълүматлар авыл җирлекләреннән алган җаваплар нигезендә төзелде.
Олы Мәңгәр Сабан туе элекке урында – җәйләү астында була. Бәйрәм 8 июнь көнне 10.30 сәгатьтә башлана. Махсус кунаклар килүе көтелә: Башкортстанның атказанган артисты Рәдиф Зарипов һәм аның иҗат төркеме. Җырчы Рамил Галимҗанов. Бәйрәмне алып бара – Альбина Кильдиярова.
Түбән Көек авыл җирлегенең Сабантуй бәйрәме 8 июнь көнне, 12.00 сәгатьтә башлана. Монда да махсус кунаклар көтелә: Нәзир Сабиров, Булат Гыйлаҗев, Лиана Лотфуллина составындагы артистлар төркеме киләчәк.
Күлле Киме авыл җирлеге Сабантуе 8 июнь көнне 10.00 сәгатьтә уза. Махсус кунаклар – Булат Бәхтияров, Илнар Гарипов, Алмаз Рәхимов, Динара Шәйдуллина.
Югары Сәрдә авылында Сабантуй бәйрәме 7 июнь көнне 16.00 сәгатьтә башлана. Елдагы урында – Яшелчә бакчасында. Бәйрәмнең музыкаль бизәлешен Арча районы үзешчән артистлары башкара.
Комыргуҗа авылы Сабан туе 8 июнь көнне 10.00 сәгатьтә старт ала. Биредә кунакка Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларны көтәләр.
Яңа Шашы авылы Сабан туе элекке урында 8 июнь көнне 11.00 сәгатьтә уза. Җыр-бию программасын Илфир Искәндәров белән яшь җырчы Татьяна Ефремова тәкъдим итә. Тамашаны Ирек Фәтыйхов алып бара.
Күәм авылы Сабан туе элекке урында була. Бәйрәм 8 июнь көнне 10.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмнең махсус кунаклары – җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов һәм аның иҗатташ дуслары: Айзилә Гарифуллина, баянчы Булат Шәрипов. Тамашаны алып бара – Фәрид Галиев.
Бәрәскә авылында Сабан туе 8 июньдә, сәгать 10.30да Алма бакчасында уза. Артистлар Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева үз төркемнәре белән кайта.
Күшәр авылында Сабан туе – 8 июньдә, Мокшы болынында, элекке урында була. Җырчы Гөлюс Хәбибрахманов килә.
Күңгәр авылы Сабан туе элекке урында – Алма бакчасында була. Сәгать 10.00дә башлана. Рамилә белән Рамил Хәйретдиновлар һәм шулай ук аларның иҗатташ дуслары килү көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев