Айрат Каюмов, район башкарма комитеты җитәкчесе:
Хатын-кыз ул – дөньяның тоткасы.
Дөньяга килүгә, без иң беренче чиратта аны әни буларак кабул итәбез. Әнидән башка берничек тә булмый. Хатын-кыз шул ук вакытта күпкырлы зат. Ул бертөсле булса, без ир-атларга күңелле дә булмас иде. Бу дөньяның бар яме, бар күңеллелеге аның нәкъ менә шундый булуындадыр, мөгаен. Хатын-кызны аңлап бетереп булмый – бу кирәк тә түгелдер. Көн туган саен моңарчы белмәгән үзгә бер ягы белән ачыла. Әнә шундый кабатланмас зат ул – хатын-кыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев