Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бездә бәйрәм

Бүген Ары авылында «Бәрәңге бәйрәме» узды

Әлеге бәйрәмнән фоторепортаж. Хәмит Бадиков фотолары.

Арыда “Бәрәңге” фестивале узды

Биредә татар, рус, башкорт, удмурт, чуаш, хәтта, үзебезнең үзенчәлекле керәшен сөйләмнәре яңгырады

Авылның Сабантуй уза торган мәйданында, республикабызның төрле почмакларыннан килгән фольклор коллективлар белән танышудан башланды ул.

Үзара сөйләшкәндә “Хәтәли бәрәңгесе” дип атасак та, чынлыкта, милләтләр дуслыгын чагылдыручы фестиваль иде бу. Катнашкан ансамбльләрне аерым билгеләп узу дөрес булыр. Тамаша кылучы күп санлы халыкның – Ары авылының, алай гына түгел, районыбызның бөтен авылыннан да диярлек килүчеләрнең күңелен Казан шәһәрендәге башкортлар ассоциациясенең "Дуслык", Лаеш районыннан "Русская душа", Теләче районының "Нардуган", Балтач районының "Шулдыр жыт", Биектау районының "Шихаль" вокаль ансамбльләре күтәрде. Сүз уңаеннан билгеләп үтик – районыбызның башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Хисамиев, Татарстан Республикасының мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова, яшь буын кумиры, җырчы Эльвин Грейның әнисе, “Дуслык”ны җитәкләүче Нәфисә Юльякшина, бәйрәмне, елдагыча, бик күңелле итеп алып барган якташыбыз Азат Фазылҗанов исемнәрен атау да җитәдер! Районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе һәм Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев катнашучылар белән кулга-кул тотышып мәйдан әйләнделәр... Гомумән алсак, оештыруы ягыннан да – райолныбызның мәдәният бүлдегенә һәм аның җитәкчесе Алия Абдуллинага, фестиваль оештыруның башлангычында торган Ары мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимовага, һәрвакыт аның янәшәсендә булучы ышанычлы ярдәмчесе Фидаиль Кадимовка, барлык мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, бәйрәмне оештыруга көче кергән һәркемгә зур рәхмәт.

Ихлас әгәр, искиткеч булды ул! Сабантуй төсмерләре дә бар иде анда – бәрәңге белән бәйле милли уеннар бигрәк тә күңелле икән. Ә катнашучыларга килсәк – Кече Әтнәләр дә, Түбән Камалар да бик теләп катнаштылар. Җәйне каршы алган Сабантуй бәйрәмнәреннән соң, аны озату билгесе булган “Бәрәңге бәйрәме” әле бик озак хәтерләрдә сакланыр.

Бу хакта тулырак итеп “Әтнә таңы” газетасында укый аласыз һәм барлык фотолар белән таныша аласыз. Шулай ук социаль челтәрләрдә видеоларыбыз да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев