Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Хоккей уйнап, кич утырып, чаңгы киеп шакмак җыйдылар

Озаклап җыенды кимеләр бу бәйрәмгә.

Иң элек хоккей уйнадылар, зур очрашуга әзерлек нияте белән Киме белән Казак Үртәме командалары көчләрен сынадылар. Аннан хатын-кызлар "Утыраек бүген кич" дип,  аулак өйгә җыйналдылар.

Кич утыру барышында татарның элек кигән милли күлмәкләрен карап, Ркоя, Роза,Зөһрә ханымнарның сөйләгәннәрен тыңладылар. Бүгенге белән чагыштырдылар. Ә карарга мәдәният йортында күлмәкләр җитәрлек, Аллаһка шөкер. Аулак өйдә гармунга да җырладылар. Илдар абый гармунын тартты.

- Җыйналган халык белән ике команда эшләдек.  Яшьләр  "Зирәкләр" командасына тупланды.  Өлкәннәр "Кыш бабай" командасына кушылды. Бик куп биремнәр булды. Чыршы бизәү, кар бөртеге ясау берсе дә калмады. Сүзләрдән шигырь яздык, концерт номерлары да булды.  Иң кызыгы  чаңгы киеп, шакмак җыю булгандыр, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхова.

Боларга  күмәк биюләрне, Кыш бабай белән Кар кызын  озатуны да кушсак, күзаллагансыздыр.

Чулпан Сәләхова фото-видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев