Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Сабантуй: 11 июнь, 11.00 сәгать

Район Сабан туе ничек уза? Тамашачыны нинди яңалыклар, үзгәрешләр көтә? Шул хакта районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмовтан сораштык.

– Бәйрәм Каенсар мәйданында 11 июнь көнне, 11.00 сәгатьтә уза, – дип башлады ул сүзен.

Елдагыча, Сабантуй бәйрәме мәйданга атлар керү белән башлана. 15 җигүле ат булыр дип көтелә. Зур ачылыш көтелә: 162 бала, алардан тыш театр артистлары була. Монда шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына, үзебезнең якташлар, башлыча, Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган күренешләр күрербез. Ә бәйрәмдәге уен-тамашага килсәк, алар традицион бәйгеләр булачак. Шулай ук махсус киемнәр белән “Сумо” көрәше, бадминтон, шахмат ярышы көтелә. Канат тарту да бик кызык форматта уза. Һәр авыл җирлегеннән 4 ир-егет һәм 2 хатын-кыздан торган команда куела. Әлегә барысы 12 команда бар, команда булып җыелсалар, уенга кертелүчеләр тагын да була. Ә бәйрәмне алып баручылар – Шомбай белән Камырша булачак.

Читтән килгән һөнәри артистлар авыллардагы Сабантуйларда чыгыш ясый, шуңа күрә районда концерт номерлары белән үзебезнекеләр чыгышы көтелә.

Бәйрәмдә иң дәрәҗәлесе – татарча көрәш. Ул өлкәннәр арасында 4 үлчәүдә: 65 килограмм, 75 килограмм, 85 килограмм һәм аннан югарырак авырлыкта уза. Балалар һәм яшүсмерләр дә төп мәйданда көрәшәләр. Алар биш үлчәү авырлыгында бил алышалар. Өлкәннәрдә дә, яшүсмерләрдә дә баш батыр тәкәгә ия булачак.

 Сабантуйның “йөзек кашы” саналган традицион ат чабышына 25 гариза килгән.

Елдагыча, башта өч чабыш, соңыннан финал көтелә. Көрәшкә дә, ат чабышына да читтән килүчеләр керә ала, бернинди чикләү дә юк.

Сабантуй барышында аерым шатерда музей, архив бүлеге тарафыннан оештырылган күргәзмә дә эшләячәк. Ул элекке еллардагы Сабантуй күренешләре нигезендә оештырыла.

Быел да аерым балалар мәйданчыгы эшли. Анысы өчен мәгариф бүлеге җаваплы була.

Ашау-эчү – аерым мәсьәлә. Сер түгел, чүп-чар бәйрәм барышында ук бөтен мәйданга тарала. Шуңа күрә моның өчен аерым мәйданчык була, анда өстәлләр дә, чүп савытлары да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев