Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Тормышыбыз бизәге сез, кадерле хатын-кызлар!

Яныгызда куаныч һәм шатлык булсын, гүзәл затлар!

Районыбызның хөрмәтле гүзәл затлары! Сезне ихлас күңелдән елның иң матур фасылы, язның беренче бәйрәме 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. 

Әлбәттә, хатын-кыз ул – үзе бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та сыйган. Моннан тыш ул күңелдә бөек ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыену урыны тапкан. Балалар елмаюы һәм бәхете дә нәкъ менә сезнең белән бәйле.

Сер түгел, бүген хатын-кызларның күбесе төрле эш белән мәшгуль. Ул балалар үстерә, йорттагы яктылыкны һәм җылыны саклый, шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый. Ул гына да түгел, хезмәттәге күркәм күрсәткечләре белән дә сокландыра.

Безнең гүзәл затларның күбесе терлекчелектә, игенчелектә көч куя. Алай гына да түгел, хатын-кызларыбызны районның һәр өлкәсендә диярлек күрергә була. Районыбыз икътисадының һәр тармагында башкаларга үрнәк булырлык итеп эшлиләр.

Өлкән буын хатын-кызларга, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, гомумән үзенең хезмәт юлын районыбыз үсешенә һәм чәчәк атуына багышлаган һәр гүзәл затка аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Чын күңелдән бәйрәм белән котлап, саулык-сәламәтлек, тазалык, тынычлык телим! Күк йөзебез һәрчак аяз булсын, муллыкта күтәренке кәеф белән, ирешкән уңышларга куанып яшәргә язсын! Кайда булсагыз да, яныгызда куаныч һәм шатлык булсын, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, күңелегездә һәрчак яз булсын. 8 март бәйрәме мөбарәк булсын!

Габделәхәт Хәкимов, район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев