Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Укытучылар бәйрәме

Укытучылар көне якынлаша, Әтнәдә алданрак билгеләп үттеләр.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының бәйрәмнәр үтә торган залына районыбызның укытучылары, балаларга белем бирүчеләр җыйналды.

Укытучылар бәйрәмен башлап, район аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова  педагогларны  һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, киләчәк эшләрендә уңышлар теләде. Укытуда уңышларга ирешүчеләргә Мактау громаталары тапшырды. 

Бүләкләү өлешен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарипов Ленар Тәлгать улы дәвам итеп,  Мактау кәгазьләре биреп, алдынгыларны котлады. 

Чыгышлар тәмамлангач, районыбыз укытучылары Казан артистлары Илдар Әхмәтов, Айгөл Рәхимова, Илшат Вакказов концертын карадылар. 

Фотоларын соңрак карарсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев