Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Әтнәдән чираттагы гуманитар ярдәм

Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә чираттагы ярдәмне җибәрдек.

Бу юлы ул зонадан райондашыбыз Ирек Әхмәтов йөк машинасында кайткан. Дөресрәге, бергә кайткан шофер иптәше Казанда, гаиләсе янында калган. Ә гомумән алсак, Татарстанга алдан сөйләшү буенча күрәсең, барлык төр кирәк-яракларны алып китәргә дип кайтканнар. Бер уңайдан бездән “Еж” җайланмалары алып киттеләр.

Районыбызның күмәк хуҗалыклары нык булышты: автошиналар да, 6 мм калынлыктагы чыбыктан “Еж” җайланмалары ясап та биргәннәр. Барысы 6040 шундый җайланма төягәннәр йөк машинасына.

"Еж" – дошман транспорты узуын чикләү өчен кирәк. Аларны дроннар ярдәмендә юлга ташлыйлар.

Моның асылын район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Камил Әхмәтгалиев аңлатты.

  • Боларны дроннар белән дошманның машиналары астына ыргытып китәләр, ди ул. – Нәтиҗәдә, машина көпчәкләре генә түгел, үзләре дә зыян күрәләр.

Кабат интернетка мөрәҗәгать итсәк, аның эшләү принцибы түбәндәгечә. “Еж” (башкача чәнечкеле полоса яки юл чәнечкеләре дип тә атыйлар) — тәгәрмәчле транспорт чараларының көпчәкләрен тишеп, хәрәкәтен тоткарлау яки туктату җайланмасы ул. Кагыйдә буларак, ул металл чәнечкеләр җыелмасыннан яки өскә караган “сөнге”ләрдән гыйбарәт.

Аны эшләр өчен җитмәгән материалларын Арчадан да, Казаннан да алып кайтканнар. Һәм аны бик кыска срокларда әзерләп тә биргәннәр.

Бу уңайдан Ирек Әхмәтов ярдәм кулы сузучыларга ихлас рәхмәтен белдерде.

  • Гомумән, махсус хәрби операциясе зонасындагылар бөтен район халкына рәхмәтле. Гуманитар ярдәмне гел алып торабыз. Безгә булышканыгызны һич онытырлык түгел, ди ул.

Бу хактагы мәгълүматларны 15 октябрь көнне иртән алдык. Ә өйләдән соң бу машина юлга – махсус хәрби операция зонасына кузгалды.

Ватсаптагы районыбыздан мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм төркемендә дә һәрдаим гуманитар ярдәмгә өндәп торалар. Әйтик, соңгысында:

“Ике айга бер тапкыр гуманитар ярдәм җибәрәбез. Әлбәттә сездән җыелган ярдәм акчасына. Ир-егетләребез ярдәмгә мохтаҗ, алар туган яктан, туганнарыннан, авылдашларыннан, дусларыннан, сөйгәннәреннән килгән ярдәмне түземсезлек белән көтәләр. Әйдәгез тагын күмәкләшеп талпынып алыйк. "Авыл купса, давыл куба" диләр  бит безнең татарда”, диелгән.

Бер уңайдан әлеге төркем  номерын исегезгә төшерәбез. Теләүчеләр ватсаптагы 8-95-86-27-81-25 телефон номеры аша ярдәм кулы суза алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев