Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Махсус хәрби операция зонасында – “Әтнә” язмышы

Күәм авылында яшәүче егет – Нияз Исмәгыйлев әнә шундый “позывной”га ия икән

Нияз Исмәгыйлев инде 2 ел ярымнан артык махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
Алдан ук телефон аша улы турында сөйләшәчегебезне хәбәр иткәнгәме, әнисе Тәслимә апа Исмәгыйлева мине күзләре яшьләнгән хәлдә каршы алды.

–Улымны бик сагынам. Югыйсә, мине тынычландырырга тырышыпмы, хәбәр биргән саен: “Әни, борчылма, минем бар да әйбәт”, ди. Ана йөрәге тыныч буламы инде ул, – дип өзгәләнә ул.

Тәслимә апа 2 бала тәрбияли; апрель ае ахырында 35 яшен тутыручы улы Нияздан тыш, Казанда үз гаиләсе белән яшәүче кызы Лилияне еш искә ала ул. Анысы инде онык та бүләк иткән үзенә – шуңа куанып бетә алмый. “Оныгым Әмирәгә әле 3 яшь кенә. Ишегалдындагы бу «качель»ләр, уенчыклар – аныкылар”, – дип көлә.
Күәмдәге йорт-җирләре куанырлык, барысы да үз урынында, өстәвенә шау чәчәккә күмелгән.

– Барысы да улым планы буенча эшләнде. Ул архитектор да, дизайнер да. Матурлыкны бик ярата, барыннан да бигрәк – кулы алтын аның, – ди Тәслимә ханым.
Гаилә юлларына күз салсак, Тәслимә ханым Казак Үртәме авылында туып-үсә. Күршедәге Пичуш авылына тормышка чыга. Кызганычка каршы, җәмәгате вафат була. Тәслимә ханым ике баланы Казак Үртәме авылында тәрбияли. Ә 1997 елдан Күәм авылына күченәләр.
– Кызым – 3 сыйныфка, Ниязым 1 сыйныфка Күәм урта мәктәбенә бардылар, – ди.
Шулай да Казак Үртәмен гел истә тоталар. Авыл зиратының бер як рәшәткәләрен тотуга да Ниязның өлеше кергән.
Нияз махсус хәрби операциягә 2022 елның 26 сентябрендә мобилизацияләнә.


–Һич онытасым юк: ул көнне иртәдән бирле бертуктаусыз яңгыр койды. Гомумән ул елны бик яңгырлы булды, – ди Тәслимә ханым.
Ул көнне махсус хәрби операция зонасына Күәм авылыннан 5 ир-егет чыгып китә. Авыл җирлеге Арча хәрби комиссариатына илтеп куюны оештыра.
Хәрби бурычын Сватово шәһәре юнәлешендә үти. Тамчы да зарланмый үзе, анда иптәшләре белән дә бик тиз уртак тел таба. “Аның бөтен әйткәне – әни, борчылма. Минем бар да яхшы, бар да тәртиптә”, – ди ана яшьле күзләрен сөртеп. 


Шатлыклы мизгелләрне дә телгә алып узды ул. Шушы чорда Нияз инде 2 тапкыр отпуск ялына кайтып киткән. Беренче тапкыр кайтуын әле дә искә ала. Истә калырлык та була шул – ул вакытта якыннарын Казан Аренага барып каршы алалар. 2023 елның 19 маенда була ул. Моны бөтен нечкәлекләре белән искә алып үтте.
– Башта аларны автобус­тан чыгармадылар, нидер көт­те­ләрме? Ә без, каршы алучылар, тимер рәшәткәнең икенче ягында идек. Бергә хезмәт иткән дус­ты – Яңа Әтнәдән Айнур чыкты. “Айнур, минем улым – “Әтнә” кайда?” дип түземсезләнем соравым истә. Ул чыккач – куанганымны күрсәгез иде, – ди.
Әйтергә кирәк, Ниязның позывное “Әтнә” икән. Әтнә районында яшәвебезне күзаллаган хәлдә, бик зур горурлык инде бу.
Отпускага кайткач, сыйныфташлары белән дә очраша, Күәм урта мәктәбендә дә укучылар белән күрешә ул.


Элек ананың улы белән айга бер тапкыр да сөйләшмәгән чак­лары булгалаган. Инде аны икенче юнәлешкә күчергәннәр. Биредә, бераз тынычрак икән. Тәслимә ханым да бераз тынычланган. “Хәерле иртә, уңышлы көн” белән теләгәннәре килгәләп тора. Әле менә бүген дә хәбәре килде”, – дип куана ана.
2024 елның декабрендә кабат отпуск ялына кайта. “Алдан хәбәре булмады, ярый әле кызым хәбәр иткән иде”, – ди. Авылда хәбәр тиз тарала бит ул – ул арада иптәшләре килеп җитә. Ул гына түгел, хәл белергә дип Күәм авыл җирлеге җитәкчесе дә килә. Бу турыда да аерым бәян итте. Улының бераз аксаклавын күреп ала. Ә инде тездән түбән өлеше тоташ диярлек җәрәхәтләнүен күргәч, чынлап торып борчыла. Шуннан ана белән ул район үзәк больницасына баралар. Аннан табиб Казанга җибәрә. Шулай итеп отпуск ялын өйдә уздырырга теләгән егеткә Казан госпиталенә ятарга туры килә. Анда бер айдан артык дәвалана ул.
“Аягын кисмәсәләр генә ярар иде”, – дип бик курыктым ди ана. Кабат киткәч тә аягы бераз авыртып алган әле.
... Шундый кешеләр була – энергиясе ташып тора, һәрнәрсәдән хәбәрдар, һәр өлкәдә үз фикере бар! Тәслимә ханым да әнә шундый. Әнә бит, шул арада туган авылы Казак Үртәмен дә искә алды, анда яшәүчеләр турында сөйли башлады. Авылга таба юл җәелә башлауга куанычын белдерде. Тиздән авыл мәчетенә нур иңәчәк икән – шул хакта да сөйләде. Аңлавымча, авылның үз имамы булачак икән. Шунда ук, авылда халык саны кимүгә көенергә өлгерде. “Кайвакыт авылда ничә кеше калды икәнен санап уздырган төннәрем дә була”, – ди.
Әлбәттә, монда барысын да язып бетереп булмый. Әмма Ниязның Раббыбыз рәхмәте белән исән-сау калган вакытлары да булгалаган. Аның белән бергә хезмәт иткән иптәшләре хәбәрсез югалган... Ә бервакыт янәшәдә төшкән дошман снаряды шартламыйча калган... – Саный китсәң күп инде алар. Болары кыска эпизодлар гына.
Шөкер, Тәслимә ханым күчтәнәчләрне гел җибәреп тора икән. Шунысы кызык, кызы ярдәме белән, хәтта, Нияз белән бер төркемдәге хезмәттәшләренең исемнәре язылган тәсбихлар да бүләк итеп җибәргән. Кызык фактлар да күп тупланган инде. Шуларның берсен сөйләп көлдереп тә алды. Тәслимә ханым:
“Улым, шул-шул догаларны онытма, әйтергә тырыш, дигәч, Нияз: “Әни, без аларны ятлап бетердек инде”, – дип җавап биргән.
Тагын бер үзенчәлек күзгә чалынды. Тәслимә ханым күрсәткән Ниязның яшь чактагы фотоларыннан самимилек чагылса, махсус хәрби операция зонасыннан килгәннәреннән җитдилек һәм кырыслык бөркелә. Чынлыкта, күпне күргән, күпне кичергән ир-егет карап тора ул фотолардан.


Махсус хәрби операция зонасында Күәм егете Нияз кебек батыр йөрәкле, горурланырлык, туган илен, якыннарын ихлас яратучы ир-егетләребез бик күп безнең.
 – Бүгенге көне өчен тыныч мин аның. Әнә шул аягы авыртканга гына борчылам. Аркасында да тишек сыман җөйләр күргәч, үзара бәйледер болар дип тә уйладым. Шөкер, ата-аналарның аерым төркеме бар – без андагылар белән гел элемтәдә. Командирлары бик яхшылар: инде берничә тапкыр улым Нияз өчен рәхмәт сүзләре ишеттем, – ди ана.
Шөкер, тиз арада тынычлык урнашып, ир-егетләребез, шул исәптән күәмле Нияз Исмәгыйлев тә исән-сау хәлдә туган авылларына, якыннары янына әйләнеп кайтсалар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев