Ирләр дисәң дә ирләр бу...
Чисталык

Ирләр дисәң дә ирләр бу...

Кече Әтнә авылы зиратына карагач, әнә шулай дип әйтәсе килә.

Соңгы берничә көндә ялт иттереп Кече Әтнә авылы зиратын җыештырды алар: чабасын чаптылар,  ауган-түнгәнен җыйдылар. Зиратның эчен генә түгел, тышкы юл буенда, зират коймасы янында койма буе үскән әрекмән-кычытканнарны да юк иттеләр.

Нәрсәсе бар инде дисезме, бернәрсәсе дә, тик алар артыннан бер генә чүп әсәре дә калмады. Кискән-чапканны җыйнап, барысын төяп чүплеккә менгерделәр.

-Ел саен шулай эшлиләр бездә, кирәкле кешеләрен табалар, сәйләшәләр, түгәләр, - ди Әлфинур апа.

-Елга ике тапкыр, май башыында, менә шушы үлән үскән чорда җыйналып, дәррәү эшләп алалар. Авылыбыызда 83 йорт бар, ирләр -108, - ди Кече Әтнә кызы, Олы Әтнә авыл җирлеге хезмәткәре Ландыш  Фәйзрахманова да.

Сөбханалла, күз тимәсен бу авыл ирләренең бердәмлегенә, булганлыгына. Сокландым.

С. Мингатина фотосы


Нет комментариев