Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Монысын ук алып китә алмаслар

Чисталыкны яратабыз үзе. Өйдә, үз ишегалдында тәртип булса, урам хәле онытылып тора. Анысы да, югыйсә, үзебезнең җилкәдә. Чүп өеме хасил булса, читтән килмиләр бер дә җыештырырга. Шулай булгач...

Ник азрак урамдагы тәртипне, чисталыкны саклау турында  һәркем үзе уйланмый икән.

Менә шунысын һич аңлый алмыйм. Чүпне трактор җыя билгеле. Олы Әтнәнең мин яшәгән өлешендә "Ярый әле Васил җыя бу чүпләрне, Әтнә чүпкә батар иде. Ничек капка төбе саен төшеп-менеп йөреп аяклары чыдый икән аның, адәм түзәрлек түгел бит, ул түзә", дип сөйлиләр. Һәр капка алды саен - капчык. Ярый  да күтәрә ала торганы булса.

"Ник шулкадәр тутыралар икән моны, әллә таш салганнар инде, җитмәсә берәү генә дә түгел"...- ара-тирә тракторчыдан да шул сүзләр ишетелә. Туйгач, аптырагач әйтә инде. Көч җитмәгәне кала билгеле, ә андыйлар торган саен күбәя. Капчык янәшәсенә иске диван-матраслар да чыга. Ник чыгарабыз анысын, тракторчының күтәрә алмаслыгы билгеле бит. Чүп өеме пәйда булсын, дип тырышабызмы?...

Менә бу фотоларны карагыз әле...-  һәм үзебезгә читтән бер караш ташлыйк, Васил урынында Сез булсагыз бу капчык-матрасны күтәреп сала алыр идегезме? Юк билгеле...

Башкаларны да хөрмәт итәргә өйрәник әле!

С.Мингатина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев