2 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Боз мәйданчыгында - Бәрәскә һәм Түбән Көек үзешчәннәре
Бәйрәм ялларында һәркөн кич концерт буласын беләбез инде,чөнки беренче тапкыр гына түгел. Бүген 19.00 сәгатьтә Бәрәскә авыл җирлеге һәвәскәрләре башлады концертны. Тын да алмый тыңладык, үзешчәннәр диеп тә булмый, артистлар(!) чыгышыннан ким түгел. Җәвит белән Зөлфия үпкәләмәс, Алсу белән Рашат Шәрәфиевлар аларны уздырды, кул чабып җырлаттык. Бергә дә, аерым да...
-
Быел гамәлгә керәсе үзгәреш - яңалыклар
Пенсия өлкәсенә килгәндә, гадәттәгечә, киләсе елга да ул аз булса да артачак: иминият пенсиясе дә, социаль пенсия алучыларныкы да. 2018 елның төп яңалыгы эштән китәргә җыенган пенсионерларга кагылышлысыдыр. Хәзер алар, яңа закон нигезендә, эштән китүгә, икенче айдан ук 2016-2017 еллар өчен индексацияләнгән пенсияне алырга хокуклы. Элек арттырылган пенсияне өч айдан...
-
Чишмәле Сапта Шамакайлар йөрде
" Безнең Чишмәле Сапта кыш. Кар күп. Бер танышымны Яңа ел белән котлаган идем, ул Мәскәүдә икән, "Кар юк, яңгыр ява", ди. Менә ул авылда яшәүнең файдасы. Авыл кешесен аңлап та бетерә алмаучылар бардыр, эше тавык чүпләп бетергесез, шулай да бәйрәм ясарга вакыт таба. Кичә Кыш бабай, Кар кызы һәм...
-
Россиядә узып баручы елда гомер озынлыгы рекордлы дәрәҗәдә арткан
Бөтен дөнья «өлкәннәр гасыры»на керде, дип белдерә экспертлар.
-
Сабантуй мәйданында - Яңа ел! Арыда!
Галәмәт халык бу арылар. Барган саен гаҗәпкә калып кайтам. Сокланам да, көнләшәм дә, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев әйтмешли, Арының Райләсе бар. Әнә шул Райләнең Фидаиле, бу гаиләнең гаҗәп күп таяныч булырдай дуслары һәм иң шатландырганы авылдашлары бар. "Алар булмаса мин бу бәйрәмне үзем генә ерып чыга алмыйм,...
-
Татарстан «Куркынычсыз һәм имин юллар» проектын гамәлгә ашыруга 1,5 млрд сум акча алачак
Төбәк юлларының куркынычсызлыгын арттыруга барлыгы 31 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.
-
Әтнәнең Сарман урамындагы бәйрәм
Авылда һәркемнең үз бәйрәме. Һәр урамның үз гадәте. Күршеләр тату да яшәсәләр, үз гореф-гадәтләре дә барлыкка килә. Олы Әтнәнең Сарман урамында яшәүчеләрнең һәр Яңа елны урамда бәлеш ашап бәйрәм иткәннәрен инде ничәнче ел язам. Озакламый 10 еллык юбилеен да бәйрәм итәчәкбез Кыш бабайлы Яңа ел бәйрәменең. Бары да гади генә...
-
Белми калмагыз, "Игенчеләр сарае" каршында үтәчәк бәйрәмдә лотереяга бозау уйнатыла
Яңа елга багышланган бәйрәм программалары Казанда 3, 5 һәм 7 гыйнварда үтәчәк. 3, 5 һәм 7 гыйнварда Казандагы "Игенчеләр сарае" каршында Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары узачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен концерт программасы, төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылачак. Мәсәлән,...
-
Казан иң “акыллы” шәһәрләр исәбенә эләккән
Технологияләр һәм элемтә илкүләм тикшеренү институты халкы миллионнан арткан 15 шәһәрне, шулай ук Сочи шәһәр-курортны бәяләгән.
-
Көләрмен бер...
Син кышларда калдың, тик кайсында? Шыгрым тулы хәтер китабы... Кызыл каләм алып төзәтсәң дә, ярты бите кала хаталы. Ялгышмаган тәүбә итмәс, диләр. Тукран түгел үзем, тик һаман Мәхәббәткә тиңләп ялгышларны, бәреләм дә ташка, баш ярам. Сабак алыр вакыт узды юкса, Акыл гына артка сукалый. "Икеле"ләр куйган дәфтәр генә Калыная никтер,...
-
Югары Шашы авылында яшәүче әниебез Нигъмәтҗанова Зифинә Рәшит кызының 2 нче гыйнвар көнне 50 яшьлек юбилее.
Киң күңелле, олы йөрәкле әниебез! Сине тормыш бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, кадерледән-кадерле син, әни! Таң җилләренең назлысын, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, ягымлы, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Әти белән иңне-иңгә куеп, балаларынның, оныкларыңның игелеген...
-
Түбән Шашы авылында яшәүче әниебез Закирова Рәсимә Ильяс кызының 2 нче гыйнварда 55 яшьлек юбилее.
Олы йөрәкле кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Син изге җанлы, киң күңелле, ярдәмчел, үтә кайгыртучан һәм бик юмарт әни. Алдагы тормышында сиңа күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, борчу хәсрәтсез көннәр, мул тормыш телибез. Әти белән иңне-иңгэ куеп, балаларынның, оныкларыңнын игелеген куреп, туганнарыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә...
-
Татарстан таможнясы 2017 елга нәтиҗәләр ясады
Идарә тармагының йомгаклау киңәшмәсендә ТР Премьер-министры да катнашты.
-
Кемгә нәрсә, балыкчыга - балык
Яңа ел ялларын кем ничек үткәрәдер, әмме балыкчылар аны балыктан башка күз алдына да китермиләр. "Ашыт" елгасын сарып алганнар, бәкесен казып, җайлап урнашканнар. Дистәгә якын балыкчы үзенең табышын көтә бүген. Яшьләре дә төрле, олысы да, кечесе дә җитәрлек. Салкын да куркытмый. Тамак туйдырыр өчен дә түгел, "Азарт, урыс әйтмешли, сам...
-
"Аптекалар эшлиме икән?"
Шулай дип еш сорыйсыз. Район үзәгендә урнашкан аптекалар да, кибетләр дә эшли бүген. "Салкын тиеп мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде, кан басымын төшерә торган дарулар алучылар да җитәрлек", - диләр үзәктә эшләүче аптека хезмәткәрләре. Ә аптекалар, сөбханалла шактый бездә, алтау, җиденчесе дә ачылырга тора. Суган, сарымсак, лимон, үләннәр турында да онытмаска кушалар...