Ислам дине - террорчылыкка һәм экстремизмга каршы
Дин һәм без

Ислам дине - террорчылыкка һәм экстремизмга каршы

Татарстан Республикасының, шул исәптән районыбызның барлык мәчетләрендә террорчылык һәм экстремизмга каршы вәгазьләр укылды.

Бу тискәре күренешләрне Ислам диненә бәйләп аңлату - хаталы һәм бик куркыныч күренеш. "Изге Китабыбыз Коръән, сөекле Пәйгамбәребезнең тормышы, хәдис-шәрифләре мөселманнарга шуны инандыра:  Ислам дине аларны эшләрендә һәм гамәлләрендә күндәмлеккә, изгелеккә чакыра. Әхлагыбызны төзәтергә, яхшылыклар эшләп яшәргә тырышырга, бер төрле мәхлүкатка да зыян салмаска тиешбез", - диелгән иде анда.


Нет комментариев