Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Изге Рамазан аена аяк бастык

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте – Ураза хакында.

Ураза 23 апрель көнне кояш баегач керде. Ураза тота торган беренче көн – 24 апрель, ә соңгысы – 23 май. Димәк, 22 май көнне – соңгы тәравих укыла. Ә инде 24 май көнне Ураза Гае­те уза.
Зәкәт-әл фитыр, ягъни, ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака күләме: аз керемлеләр өчен арпа белән исәпләсәң – 100 сум, күп керемле, хәллерәкләр өчен йөзем белән исәпләсәң – 600 сум. Сәламәтлеге белән бәйле рәвештә ураза тота алмаучылар һәм аны башка вакытта да казага калдырып үти алмаучылар өчен, фидия күләме – һәр көн өчен 200 сум.
Быелгы уразаның төп үзен­чә­лекләреннән берсе коронавирус вәзгыяте белән бәйле. Әйтик, күпсанлы кешеләр катнашында мәҗлесләр үткәрү, шул исәптән ифтар мәҗлесе уздыру да туктатылды. Аны өй шартында гына үткәрү хәерле.
Ураза тотарга ниятләүче сәхәр ашаганда да, авыз ачканда да хөрмә кулланса, кулайрак булыр. Чөнки, дини галимнәр әйтүенчә, хөрмә – мөселманның иң яхшы ифтар ризыгы, галимнәр дә анда файдалы микроэлеменетлар бик күп, диләр.
Сәхәр ашагач, ураза тотарга ният кылып, түбәндәге доганы укысыннар: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Татарчасы: «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр».
Авыз ачкач укыгыз: «Әллаһүммә лә­кә сумтү үә бикә әмәнтү үә гә­ләйкә тәүәккәлтү үә гәләә риз­кый­к­әфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү».
Татарчасы: «Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл».
Пәйгамбәребез Мөхәммәд сә­лал­лаһу галәйһиссәламнең ураза тоту турында әйткән сүзләре:
– “Ураза – ул саклаучыдыр. Кем дә булса ураза тотарга керешсә, ямьсез сөйләмәс вә ачуланмас. Кем дә булса аны рәнҗетсә, яисә, сукса да ул әйтер: “Мин ураза тотам”, – диер”.
– “Ураза ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмугъ ишеге ябыла, шайтанга вә аның хезмәтчеләренә богау салына”.
– “Аллаһ ризалыгы өчен бер көн тоткан ураза кешене җитмеш ел барырлык ераклыкка тамугъ утыннан ерак кыла”.
– “Кем сәвапка ирешермен дип ышанып, Аллаһның ризалыгы өчен генә ураза тотса, булган гөнаһлары гафу ителер”.
– “Рамазан аеның ахыр ун кичәсе эчендәге “кадер кичне” эзләгез”, – дигән.
– Пәйгамбәребез Мухаммәд  галәйһиссәләмнән хатыны Айшә (Радый Аллаху анһә) : “Кадер кичне нинди дога кылу хәерлерәк?” – дип сораган. Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) : “Аллахуммә иннәкә тухибуль афуә фә `афуанни”, – дип җавап биргән. Доганың тәрҗемәсе: “ Йә Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне яратасың. Гафу ит мине” .
– “Пәйгамбәр Мөхаммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм) Рамазан аеның соңгы ун кичәсендәге төннәрендә намазлар укып, догалар кылып уздыра торган булган”.
– “Кем булса чын иман белән һәм савапка өметләнеп “Кадер кич”не догада вә гыйбадәттә уздырса, кылган гөнаһлары гафу ителер”, – дигән.
– “Кем Рамазан аенда алдавыннан вә ялган таныклык бирүеннән туктамаса, юкка үзен газәп күрсәтеп ач тотмасын”, – дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев