Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Хәерле гамәлләр ае

Олы Әтнә мәчетендә район имамнарының чираттагы утырышы узды. Биредә алда торган мөһим проблемалар буенча фикер алыштылар.

Тиздән Белем көне җитә. Бер уйлаганда, дини гыйлем алуның дөньяви белемгә катнашы юк та кебек. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар. Ул – балаларны кече яшьтән Ислам диненә тарту проблемасы. Ә моның бик ышанычлы юлы – бала күзенә авыл имамының итәгатьле, яхшы кеше булып кереп урнашуы. Бу уңайдан Белем көнендә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балага бүләк әзерләү отышлы дигән фикер яңгырады биредә. Дөрестән дә, канцтоварлардан торган бүләк бала күңеленә бик хуш киләчәк. Ә аны мәктәптә бөтен кеше алдында бирү бик күркәм гамәл, баланы әтисе яки әнисе белән бергә мәчеткә чакыру да хәерле булачак.

 Сентябрь – дини күзлектән карасак, тагын бер хәерле гамәл ае.

Ай урталарыннан да калмыйча гошер җыюны оештырырга кирәк, дип хәл иттеләр биредә.

Әлбәттә, халык ­ тан җыйган гошер сәдакаларын – бу очракта, башлыча бәрәңгене, дини уку йортларына илтү саваплы. “Шул ук вакытта үз авылыбыздагы мохтаҗларга ярдәм итү дә дөрес булыр”, – диделәр.

Тагын берничә мәсьәлә балалар белән бәйле. Әйтик, сентябрьдә балалар арасында сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесе уздырсалар, ай ахырында мини-футбол ярышы үткәрергә планлаштырдылар.

Бүгенге яшәеш проблемаларының берсе – террорчылыкка каршы көрәш – динебез өчен дә кискен торучы мәсьәлә.

Сентябрь ае – террорчылыкка каршы көрәш ае. Бу айда мәчетләрдә яңгыраучы вәгазьләр дә шушы темага бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев