Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Ни өчен Гашура көнне ураза тоталар?

Мөхәррәм аеның 10нчы көне - Гашура көне. Бу - мөселманнар өчен гаять мөһим көн. Быел Гашура 5 июльгә туры килә.

Пәйгамбәребез ﷺ Мәдинәгә килгәч, яһүдләрнең Гашура көнендә ураза тотуын күреп ни өчен шулай эшләүләрен сораган. Алар: «Бу көнне Аллаһ Бәнү Исраил халкын дошманнардан коткарган. Шуңа күрә Муса галәйһиссәлам бу көндә ураза тота иде», – дип җавап биргәннәр. Пәйгамбәребез ﷺ: «Минем Мусага хакым сезнекеннән күбрәк», – дип, үзе дә бу көнне ураза тота башлаган һәм бөтен мөселманнарга да шуны боерган.

Сөннәт буенча, Гашура көнендә ураза тотарга ниятләгән кеше бер көн алдан яки бер соңрак та өстәп ураза тотарга тиеш.

Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ :
«Гашура көнендә ураза тотыгыз, ләкин яһүдләрдән аерылып торыр өчен, бер көн алдан яки бер көн соңрак өстәп ураза тотыгыз», – дигән.

Бер хәдистә болай дип килә: «Гарәфә көнендә тоткан ураза өчен ике еллык (үткән һәм киләсе ел) гөнаһлар кичерелә, ә Гашура көнендәге ураза өчен – узган ел гөнаһлары кичерелә».

Хозур дин турында ТГ сәхифәсеннән

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев