Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Район башлыгы ифтар уздырды

27 апрель көнне район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов ифтар мәҗлесе уздырды. Авыл имамнары, ураза тоткан оешма, предприятие җитәкчеләре һәм күпсанлы райондашлар составында узды ул.

Ифтарның беренче өлеше район үзәк мәчетендә үтте. Әйтергә кирәк, 100ләп райондаш килгән иде бирегә. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов һәм Ветераннар советы җитәкчесе Хәмит Галимҗанов каршы алды. Районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт укыган Коръән аять-сурәләре белән башланды ул. Ә моннан соң Наил хәзрәт вәгазь өлешенә күчте. Әйтергә кирәк, бик күп яңалык, хәдисләр белән дәлилләнгән фактлар яңгырады биредә.

Вакыты керүгә моңлы азан тавышы яңгырады. Азан догасын укыганнан соң, алдан ук өләшенгән шешәле су белән авыз ачылды. Барысы бергә җәмәгать белән ахшам намазы укыдылар. Фарыз намазны җәмәгать белән мәчеттә укуның савабы 27 тапкыр артыграк дигән Пәйгамбәребез. Шуннан соң сөннәт, артыннан салават әйтеп, урамда көткән автобусларга төялеп, шулай ук җиңел машиналар белән “Кала Тау” ресторанына юл тоттылар. Биредә мәҗлеснең икенче өлеше узды.

Ифтарга килүчеләрне район советы рәисе урынбасары Фәрит Нуриев каршы алды һәм буш урыннарны күрсәтеп, ярдәм итеп йөрде. Зур, иркен залда барлык өстәлләрдә дә хәләл ризык мул иде. Ул гынамы, ашын-чәен һәм башкасын хәләл киенгән официантлар өләшеп йөрде. Мәҗлескә килүчеләр бик канәгать калды. Наил хәзрәт ризыклар өчен рәхмәҗт әйтеп дога кылганнан соң, кунаклар район башлыгы Габделәхәт Хәкимовка, оештыручыларга, көче кергән һәркемгә зур рәхмәт җиткергән хәлдә өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев