Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Әллә җеннәр, әллә иблис үзе...

Шигырь сөючеләр, сезнең өчен!

Кичке җилләр иссә, шаулый усак, 
Шәрә калдым, диеп, ыңгыраша.
Көзнең көзгә охшамаган мәле,
Төн йөгерә җансыз кыр аша.

Кырын-мырын эшкә мәрхәмәтле,
Төн - гөнаһлар иле патшасы.
Кармаланып абына, егыла атлап
Кая бара Ходай бәндәсе?

Белер-белмәс юлдан кызык эзләп,
Намус, вөҗданнарны онытып,
Пәри туен күрер өчен атлый,
Шайтан суын эчә йотлыгып.

Әллә җеннәр, әллә иблис үзе
алыштырган мескен җаннарны?
Көзге җилдә усак ыңгыраша...
Гөнаһлардан ару юл бармы?

Юлдан язганнарга шифа булсын,
Диеп укыйм тәүге догамны...

Фәридә Хәсәнова,

14.10.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев