Яңа Әтнә (РТС) авылында "Ин матуры безнеке"! исеме белән кардан ясалган сыннар бәйгесе игълан ителгәнен язган идек.
29 декабрь көнне бергәләп авыл буйлап йөреп, иң матурын ачыкладылар алар.
- РТС бәйрәм итте ул көнне. Рузэл абыйның тарантасына утырып киттек авыл буйлап. Кая карама кар, аклык, ялтыр йолтыр утлар, исең китәрлек матурлык. Йөрдек, курдек, карадык, биедек, теләдек, теләттек, жырладык , бәйгенең нәтиҗәсен кич балмаскарадта ясадык. "Иң оригиналь бизәлеш" - Диләнур Җәләлиева, кайлардан уйлап бетерә диген, сокланып туя алмадык аның фантазиясенә. "Ин матур капка" иясе - Әфтания Габрахманова. Ин-ин -и ңе - "Иң матур бизәлеш" - Надия Борһановаларда. Матурлык, уйлап табу буенча аларга тиңнәр юк. Җәй генә тугел, кышын да шаккатыра белә алар. Авылдашлар белән горурландык. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, сәламәт булыйк,- диде Яңа Әтнә мәдәният йорты директоры Алсу Гыйлаҗева.
Фотолар мәдәният йорты альбомыннан алынды.
Нет комментариев