Гөлфия Шиһапова, Олы Әтнә авылы
Эх, яшисе иде дөньясында
Үкенмичә генә бернигә...
Тормыш юлын дөрес үтәр өчен
Кире килеп булмый бу җиргә...
Кире килеп була алмагандай
Китеп булмый ...вакыт җитмичә.
Бүгенгенең кадерен белер өчен
Яши белдек микән без... кичә...???
Хаталарсыз,үпкә,ялганнарсыз...
Куанышып аткан һәр таңа...
Юк дисеңме җирдә бәхетлеләр?!
Бәхетсезләр күбрәк булганга?!.
Без яшәргә инде өйрәнгәндә
Соң була да куя вакытлар.
Бүгенгенең тәмен тояр өчен
Кичәгедән калган вакыт бар!!!
Нет комментариев