Үзгәртәсе иде!..
Иҗат

Үзгәртәсе иде!..

Шигырь яратучыларга.

Кутырланган иде бит ул яра!..
Төзәләсе иде...
Синең исемеңнән баш җуймаслык
Үзгәрәсе иде...

Үзгәртәсе иде тәкъдирләрне -
Үкенмәслек итеп.
Тик бер генә... диеп, үкси-үкси
Үтенмәслек итеп...

Төшләремә кермәс булган идең -
Нигә кайттың җанга?
Ага иде әле төссез көннәр
Һаман берүк җайга...

Яши идем әле... елмаюга
Әрнүләрне төреп.
Үлдем. Сине түгел, ә бары тик
Күләгәңне күреп.
08.12.2019.
Гөлүсә Батталова

#гөлүсәбатталова #шигырь

Архив фотосы


Нет комментариев