Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

"Иң катгый җәзаны сорыйм!.."

Күптән түгел Русиянең атказанган артисты Михаил Ефремов Мәскәүдә, исерек килеш руль артына утырып, икенче машинага бәрелде. Каршы яктан килгән машинаның водителе үлде. Хәзер аның туганнары артистка иң катгый җәзаны бирүне сорый.

Мәрхүмнең хатыны Ирина Стерхова Беренче каналда «Пусть говорят» тапшыруы эфирында бу хакта белдерде.

- Мин бернинди килешүгә килергә теләмим. Утырсын. Һәм мин судтан иң катгый җәзаны бирүне сорыйм. Әлбәттә, аңа 12 ел бирмәячәкләр, ниндидер ташламалар булачак. Әмма 6 ел булса да биресеннәр иде. Ул төрмәдә утырырга тиеш, - диде ул.

Михаил Ефремов белдерүенчә, ул тулысынча үз гаебен таныган һәм мәрхүмнең гаиләсенә бар яклап та ярдәм итәргә әзер.

Хокук сакчылары белдерүенчә, Михаил Ефремовка 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Экспертиза күрсәткәнчә, юл-транспорт һәлакәте вакытында ул исерек булган: канда 2,1 промилле алкоголь ачыкланган. Моннан тыш, медицина тикшерүе акты нигезендә, Ефремовның канында наркотиклар да табылган.

Фото: tass.ru сайтыннан.

Автор: Ример Насретдинов

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев