Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Пенсионерларга ел саен яңа ел алдыннан пособие түләргә тәкъдим иттеләр

Закон проекты авторлары фикеренчә, 2022 елда әлеге максатларга 786,2 миллиард сум акча кирәк булырга мөмкин.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты пенсионерларга ел саен бирелә торган яңа ел алды түләүләрен оештыру турында закон проекты әзерләгән, дип хәбәр итә «Известия».

Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча инфляция тугыз процент тәшкил итәргә мөмкин. Бу пенсионерларның керемендә тискәре чагылыш табачак. Шул ук вакытта яңа ел алдыннан россиялеләр, гадәттә, бүләкләр сатып алуга һәм бәйрәмне оештыруга күп акча тота.

Прект авторлары әлеге түләүне гражданнар ала торган пенсия күләмендә Яңа ел алдыннан бирергә тәкъдим итә.

Икътисади нигезләнүдә, түләү чыганагы федераль бюджет булырга тиеш, дип билгеләнә. Закон проекты авторлары фикеренчә, 2022 елда әлеге максатларга 786,2 миллиард сум акча кирәк булырга мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/16-12-2021/pensionerlarga-el-saen-ya-a-el-aldynnan-posobie-t-l-rg-t-k-dim-ittel-r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев