1003 сайлау участогына сайлауларга килгән Җәләлиевләр өчен бүген икеләтә бәйрәм
Бүген Казак Үртәме авылында яшәүче Ринат Җәләлиев 22 яшьлеген бәйрәм итә. Шулай ук аның әнисе - Рузалия ханымның да 50 яшьлек олы юбилее.
"Сайлауларны бер дә калдырган юк. Гражданлык бурычы бит ул", - диләр алар. "Гаилә белән килдек. Аерым тантаналарны бер дә калдырмаска, бергә йөрергә тырышабыз. Ә бүген бигрәк тә сөенечле көн", - дип елмая ул.
Алардан бигрәк гаилә башлыгы Рафис Җәләлиев куана. "Аларның туган көне минем өчен бигрәк тә зур куаныч", - ди ул.
Бу гаилә турында бик күп язарга булыр иде. Бүгенге көндә аларның шәхси ярдәм хуҗалыклары да бар. Үз көчләре белән аерым сарай төзеп, 32 баш сыер тәрбиялиләр. Башта ул үзе дә күмәк хуҗалыкта сыер сава. Бу эштән зарланмый. Шунысы да бар, бүгенге көндә Җәләлиевләр гаиләсе 4 бала да тәрбияләп үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев