Быепгы сайлауларга беренчеләрдән булып Әйшияз авылында яшәүче Исмәгыйлевлар гаиләсе килде.
Гаилә башлыгы Рамил Исмәгыйлев турында белмәүчеләр сирәктер. Аның җәмәгате Гөлия һәм кечкенә нарасыйларын да алып бергә килгәннәр.

Кыскасы, елдагы традиция аз гына үзгәрде. Гадәттә, сайлауларга беренчеләрдән булып Каенсар авылында яшәүче, инде тиздән 90 яшен тутыручы Сөембикә әби килә торган иде.

Иң истәлекле мизгелләрне – сабыйның әти-әнисе сайлаган, шулай ук Сөембикә әбинең бюллетеньнәрне урнага салган вакытларын фотоларда күрә аласыз.
Нет комментариев