109  үлем очрагы теркәлгән
Хәбәрләр

109  үлем очрагы теркәлгән

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең ике очрагы расланды.

1936 елгы хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган.
1941 елда туган хатын-кыз яңа COVID-19 коронавирус йогышы белән хастаханәгә салына. Дәвалау йөрәк җитешсезлегенең кискенләшүе фонында катлауланды. 
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. 
Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.

27 октябрьгә Татарстанда covid-19 - 109  үлем очрагы теркәлгән.


Нет комментариев