14 яшьлек үсмер Казандагы теракт өчен суд каршына басачак
Хәбәрләр

14 яшьлек үсмер Казандагы теракт өчен суд каршына басачак

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иүенчә, 2025 ел ахырында аны Татарстан башкаласында кәрәзле элемтә база станциясенә ут төрткән өчен тоткарлаганнар.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, узган ел үсмер мессенджерда Украина махсус хезмәтләре хезмәткәрләре белән язышкан. Террорчылык актын ул акчалата түләү өчен башкарырга ризалашкан. Кураторлар кушуы буенча яшүсмер ягулык-майлау материаллары сатып ала һәм кулдан ясалган яндыргыч җайланма ясый, шуннан соң кәрәзле элемтә станциясенә ут төртә.

Үз гамәлләрен ул телефон камерасына төшерә, ә аннары җинаять урыныннан кача. Теракт видеосын кураторга җибәрә, соңгысы аңа криптовалютада түләү юллый.

Җинаять эше судка җибәрелгән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе.

Татар-информ


Нет комментариев