95 яшьлек Мәхмүт бабай Гатауллин сайлауга үзе килде
Олы Әтнә авылында гомер итүче Мәхмүт бабай Гатауллинны белмәүчеләр сирәктер.
95 яше якынлашып килгән көннәрдә дә үзен яхшы хис итә ул. Бары тик азрак колагы гына ишетми.
Мәхмүт бабай Олы Әтнә авылында гомер итә. Һәр сайлаулар да актив катнаша. Олы яшьтә булгач, өйдә сайларга тәкъдим итсәләр дә: “Юк, үзем киләм”, - дип кырт кисте ул.
Башка сайлаулардан аермалы буларак, Мәхмүт бабай Гатауллин быел үз тавышын Олы Әтнә авылының 998нче сайлау участогына килеп бирде.
Мәхмүт бабай Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы баскычларыннан төшкән дә үк:
- Аллаһка шөкер, бу көнне дә күрә алдым бит. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына күптән менгәнем юк иде, бик нык үзгәргән, - дип соклануын белдерде.
Техникум бинасына узганда һәркем белән: “Исәнмесез, балалар, дип”, - дип күреште ул.
Мәхмүт бабай үз тавышын биргәннән соң, соңгы берничә елда, капиталь ремонттан соң нык үзгәргәг техникум бинасы белән танышып чыкты. Һәр плакатны, һәр баннерны диккать белән укыды. Сөбеханалла, күзләре дә бик яхшы күрә.
- Мин эшләгән замандагы техникум түгел инде. Матурайган, яктырган. Эшләгән чорларымда янгын күзәтчелеге буенча техникумга инструкция үткәрергә килә идем, - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.
Кайтырга юлга кузгалгач та:
- Көне дә бик матур булды. Техникумны да кабат күрергә насыйп булды. Рәхмәт барыгызга да , - дип шатлык хисләрен яшермәде.
Мәхмүт бабай белән киләсе сайлауларда да очрашырга сүз куешып таралыштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев