"Ал чәчәк" бию коллективы кабат җиңүче
Хәбәрләр

"Ал чәчәк" бию коллективы кабат җиңүче

Свердлау өлкәсе Екатеринбург шәһәрендә, Свердлау дәүләт халык-ара сәнгать үзәгендә "Шома бас" ачык регион-ара татар биюләрен башкару буенча конкурста Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең " Ал чәчәк" бию коллектывы катнашты.

17 регионнан дәгъвә белдергән 72 катнашучы арасыннан 2 нче турга узып, "Ал чәчәк" бию коллективы лауреат исеменә лаек булды.

Көн дәвамында тәҗрибә алышу, 2 көн сайлап алу туры үтте һәм Татарстанның җыр һәм бию ансамбеленең сәнгать җитәкчесе Айрат Ринат улы Хаметовтан коллектив җитәкчеләре өчен мастер класс күрсәтелде.

 


Нет комментариев