«Ата-аналар саклану өчен» Куәм мәктәбе гаиләсе республика бәйгесендә үз көчен сынады
11 нче апрель көнне Республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән җыелган 40 команда катнашкан «Ата-аналар саклану өчен» исемле республика күләм конкурста ( Лаеш районы Державин исемендәге күп профилле мәктәбендә үткән ) Куәм урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары һәм аларның әниләре лаеклы чыгыш ясады.
Мәктәп данын яклаучылар сыйныф җитәкчесе Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы җитәкчелегендә бәйгегә әзерләнде һәм жюри игътибарына үзләренең иҗади һәм тәрбияви эшләрен тәкъдим итте.
«Ата-аналар саклану өчен» конкурсы юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне өйрәтүне, юлларда бер береңгә игътибарлы булуны максат итеп куя. Бәйге ике этаптан торды: беренчесендә командалар үзләренең иҗади сәламләүләрен күрсәтсә, икенче этапта әзерләнгән уен площадкасы проектларын яклады.
Күәм мәктәбе командасы конкурстка зур җаваплылык һәм илһам белән әзерләнде. Римма Нурмөхәммәт кызы укучылар һәм әниләр белән бергәләп сценарий эшләде, чыгышның һәр детален уйлады. Сәламләү этабында балаларның һәм әниләрнең җылы, эмоциональ, бердәм чыгышы залда уңай атмосфера тудырды.

Проект яклау өлешендә исә катнашучылар үз фикерләрен ачык, ышанычлы һәм дәлилле итеп җиткерә алдылар. Конкурста катнашу – ул бары тик призлы урыннар өчен генә түгел, ә бәлки тәҗрибә алмашу, һөнәри үсеш һәм мәктәп-гаилә хезмәттәшлеген яңа баскычка күтәрү мәйданы. Куәм урта мәктәбе командасы республика дәрәҗәсендә үз сүзен әйтеп, җиңел бирешмәс рух һәм иҗади якын килү күрсәтте. Жюри әгъзалары проектның актуальлеген, чыгышның сәнгатьле оештырылуын һәм әти-әниләр белән укучыларның бергәләп эшләвен югары бәяләде.

"Бу конкурс безнең өчен зур сынау гына түгел, ә гаилә җылылыгын, әниләр мәхәббәтен һәм балаларның җаваплылыгын күрсәтү мәйданы булды. Һәрбер чыгыш артында югары дәрәҗәдә әзерлек, үзара аңлау һәм уртак максат ята. Без нәтиҗәдән бигрәк, балаларның күзләрендәге янып торган утны һәм әниләрнең горурлык хисен күрдек»*, – ди сыйныф җитәкчесе Римма Борханова. Директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе буларак, мин бәйгедә катнашучы һәр укучыга, әниләргә һәм остазларыбызга хөрмәтемне белдерәм.
Мондый республика дәрәҗәсендәге проектлар мәктәп тормышында яңа офыклар ача, укучыларны актив, җаваплы һәм кешелекле гражданин булып үсәргә әзерли.

Киләчәктә дә без гаилә кыйммәтләрен, буыннар бәйләнешен һәм рухи мирасны саклауны мәктәп тәрбиясе системасының төп юнәлешләренең берсе итеп күтәрүне дәвам итәчәкбез. Күәм урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гыйззатова Айсылу Рафиз кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев