Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнә Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында диплом тапшыру тантанасы узды

Чара бәйрәм концерты белән башланып китте.

Чыгарылыш бәйрәме – һәркемнең күңелендә мәңгелеккә сакланачак истәлекле көн. Студент булу – яшьлекнең иң матур мизгеле ул.

Әтнә Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында  диплом тапшыру тантанасы узды. Бәйрәм концерты РФ һәм РТ Дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Техникум директоры Резедә Гарипова  тантаналы котлау сүзләрен җиткерде.

Чыгарылыш студентларын Әтнә муниципаль районы Ветеранар Советы рәисе  Хәмит Галимҗанов   һәм Әтнә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Таһир Баязитов  котладылар.

Концерт программасында күп кенә җырлар, шигырьләр, педагоглардан, укучылардан һәм ата-аналардан рәхмәт сүзләре ишетелде.

Чарада спортчыларны, активистларны, һәм актив ата-аналарны, укытучыларны хөрмәтләделәр.

Аларның барысы да безнең укыту оешмасы эшенә зур өлеш керткән өчен Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Бәйрәм концерты педагогларның хушлашу җыры белән тәмамланды. Алар бу җырда тормыштагы барлык кыенлыкларның вакытлыча икәнлеген, үз көченә ышанырга һәм алга гына барырга кирәклеген белдерделәр!

Зур уңышлар телибез сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев