Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә районына Россиянең 18 төбәгеннән кунаклар килде

Казанда татар журналистларының 7нче Бөтенроссия форумы бара.

Татарстанда татар журналистларының 7нче Бөтенроссия форумы бара. Шуның кысаларында бер төркем журналистлар, монда газета гына түгел, телевидение, радио вәкилләре дә бар, кыскасы, Россиянең 18 төбәгеннән 50ләп журналист Әтнә районының тарихи, истәлекле объектлары белән танышу йөзеннән килделәр. Әйтик, алар арасында Мәскәү, Пермь, Кырым, Самара, Удмуртия, Мари Иле, Санкт-Петербургтан татар телендә чыккан газета журналистлары һәм вәкилләре килгән.

Әтнә җире белән танышуны Шиһабетдин Мәрҗани нигезеннән - Ябынчы авылыннан башладылар. Аннан соң Комыргуҗада Шиһабетдин Мәрҗани музеенда булдылар.

Әле Күлле Кимедә, Бәрәскәдә булулары да көтелә. Бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев