Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район үзәк китапханәсендә шәхси күргәзмә ачылды

2023 ел – Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителү уңаеннан 14 февраль көнне Әтнә үзәк китапханәсендә иң актив китап укучыларның берсе – рәссам, СНГ профессиональ рәссамнар берлеге әгъзасы Илдар абый Валиуллинның “Татар җаны, татар рухы” исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә рәссамның яңа гына иҗат иткән, мәгънәсе, тематикасы буенча бер-берсенә бәйле булган 20 картинасын берләштерә.

Илдар Вәлиуллин белән очрашуга китапханәбезнең актив китап укучылары, бер төркем авыл хуҗалыгы техникумы студентлары килделәр. Илдар абый һәр картинасына нинди мәгънә, нинди фикер яшеренгәнен тәфсилләп сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындарган сорауларын бирделәр.

Күргәзмә үз эшен ай буе дәвам итәчәк. Китапханәнең эш сәгатьләрендә рәссамның иҗаты белән кызыксынучыларны көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев