Ел башыннан бирле Әтнә районы буенча «Россия эше» үзәге 51 кешегә эш табарга ярдәм итте.
Бүгенге көндә «Россия эше» кадрлар үзәкләре алдагы елларда хезмәт күрсәткән халыкны эшкә урнаштыру үзәкләреннән, аерылмалы буларак, яңа форматта эшли. Ел башыннан бирле Әтнә районы буенча «Россия эше» үзәге 51 кешегә эш табарга ярдәм итте. Бу узган елгы күрсәткечтән 10 процентка артык!
Бүгенге көндә кадрлар үзәгенең төп бурычы — кешегә үз эшен табырга ярдәм итү.
Үзәк 17дән артык «тулысынча әзер» хезмәт төрен тәкъдим итә:
* Һөнәри юнәлеш бирү һәм мөмкинлекләрне бәяләү;
* Уку һәм күнекмәләр алу;
* Эшкә урнашуда ярдәм;
* Эш бирүчеләр белән турыдан-туры элемтә;
* Шәхси озату.
Мәсәлән, быел сентябрь аенда «Кадрлар» милли проекты кысаларында нейросетьләр буенча белгеч һөнәрен үзләштергән райондашыбызга дөрес резюме төзергә һәм җирле мәктәпкә укытучы булып урнашырга ярдәм ителде. Эш эзләсәгез яки һөнәрегезне алыштырырга телисез икән, Әтнә районындагы «Россия эше» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итегез! Үзәкнең адресын, телефон номерын, шулай ук вакансияләр ярминкәләре графигын «Россиядә эш» федераль порталыннан яки җирле мәшгульлек үзәгенең рәсми сәхифәсеннән белергә мөмкин.
Нет комментариев