Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл хуҗалыгы идарәсенә – яңа машина

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе узды.

6 март көнне махсус күргәзмә һәм авыл хуҗалыгы белгечләре өчен “Түгәрәк өстәл” үтте. Икенче көнне җитәкчеләр өчен, Татарстан Республикасы Рәисе катнашында коллегия узды. Биредә безнең районның “Таң” ҖАХК җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин да чыгыш ясады.

Ә соңыннан тагын бер күңелле мизгел – барлык авыл хуҗалыгы районнарына да автомобильләр бүләк иттеләр. 43 район арасыннан безнең авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе дә Татарстан Республикасы Рәисе кулыннан “Лада Гранта” автомобиле ачкычын алды.

Фото: https://rais.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев