Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм атнасында 17 административ хокук бозу теркәлгән

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 17 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.

Һаман да күпчелек куркынычсызлык каешын такмыйча йөрү аркасында тоткарлана. Шундый 7 транспорт йөртүче җаваплылыкка тартылган. Ә бит куркывнычсызлык каешы такмыйча йөрү кышын аеруча куркыныч. Балаларны махсус креслога утыртмыйча йөргән 3 йөртүче дә нык ялгышканнар. ЮХИДИ тоткарлау аркасында гына түгел: куркыныч бер дә сәбәпсез хәлдә дә юлда саклап кына тора!

Юл-транспорт һәлакәтенә очраучылар да 3 булган. Кышкы юл икеләтә игътибар таләп итә, һәрвакыт истә тотыйк! Ә инде барлык һәлакәтләрнең зур күпчелеге тизлекнең тиешледән артык булуы аркасында килеп чыга.

Шулай ук районыбыз юлларында тиешледән артык пассажирлар утырткан, документларын өендә онытып каклдырган, иминият белешмәсе булмаган берәр транспорт йөртүче тоткарланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев