Балалар сәнгать мәктәбендә музыкаль - әдәби кичә узды
Хәбәрләр

Балалар сәнгать мәктәбендә музыкаль - әдәби кичә узды

Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең "Музыка бүлеге"нең, фортепиано классы укытучысы Фазылҗанов Рафис Илгизәр улы "Туган телләр һәм халыкар бердәмлеге елы"на багышланган "Татар эзләре буйлап" дип исемләнгән музыкаль - әдәби кичә үткәрде.

Укытучы кызыклы формада татар сәнгатенең барлыкка килү тарихы, татар халыкларының төрле жанрлары һәм мәдәнияте белән таныштырды . Укучылар Көрәшеннәрнең, себер татарларының , Әстерхан , Кырым һәм Казан татарларының әсәрләрен тыңладылар.


Нет комментариев