Бәрәскә авылыннан Фирая апа Шәрәфиевага 90 яшь тулды
Бүген ул якыннары белән гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Фирая апа1935 елның 15 августында Бәрәскә авылында дөньяга килә.
Фирая апаның әтисе Шәйхи колхозда эшли. Бөек Ватан сугышына китә һәм әйләнеп кайтмый.
Әнисе Зәйнәп апа 5 бала белән тол кала. Олы абыйлары Гыйльметдин дә сугышка китә һәм, сугыш беткәч, 7 елдан соң гына туган жиренә әйләнеп кайта.
Әнисе Зәйнәп апа колхозның төрле эшләрендә эшли.
Фирая апа Бәрәскәнең 7 еллык мәктәбен тәмамлый. 15 яшьтән фермада сарыклар карый һәм колхозның төрле бригада эшләрендә эшли.
Шамил абый белән Фирая апа 3 ир бала тәрбияләп үстерәләр.
Уллары Фәрит һәм Хәмит Казан шәһәрендә тора. Хәзерге вакытта Шамил абый вафат, ә Фирая апа улы Рашат һәм килене Алсу тәрбиясендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев