«Бердәм Россия» партиясенең республика күләмендәге конкурста Айгөл Фәйзиева 1 урынны яулаган
«Бердәм Россия» партиясенең республика күләмендә беренчел оешмалары арасында үткәрелгэн конкурста 1 урынны яулап, приз алган Күәм беренчел оешма сәркатибе Айгөл Фәйзиеваны ихластан котлыйбыз.
Айгөл Фәйзиева авыл халкының мәнфәгатьләрен яклап, көндәлек мәсьәләләрне хәл итүдә зур тырышлык күрсәтә. Аның җитәкчелегендәге "Бердәм Россия" партиясенең Күәм беренчел оешмасы республика күләмендә беренче урынны яулавы - Айгөл ханымның фидакарь хезмәтенең, оештыру сәләтенең ачык мисалы.
Фәйзиева Айгөл Габделфәт кызына киләчәктә дә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев