Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Без – Әтнәдән!

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматлары буенча, республикада көнлек тулай савым 3617,5 тонна тәшкил итте.


Былтыргыдан 178,5 тоннага күбрәк бу. Ягъни, узган елга карата 105,2 %. Тик, кызганычка каршы, алдагы көнгедән 0,7 тоннага кимрәк. Шулай да республиканың алты районында бу санны аз булса да арттыра алганнар. Иң күбе – Әтнә районында! Күмәк хуҗалыкларыбыз тулай савымны алдагы көнгә карата 0,3 тоннага арттырдылар. Районның бу көнге гомуми нәтиҗәләренә күз салыйк.
2 ноябрьгә көнлек тулай савым 268,3 тонна тәшкил итте. Бу – Татарстанда икенче күрсәткеч! Әлегә иң күп көнлек тулай савым Кукмара районында – 294,5 тонна. Өченче урында Балтач районы, көнлек тулай савымы – 258,5 тонна. 200 тоннадан күбрәк көнлек савым алучылар исемлеген Саба районы йомгаклый, биредә ул – 208 тонна.
Әтнә күмәк хуҗалыкларының бу өлкәдәге күрсәткече, дөрестән дә, үсештә. Былтыргыдан 39,8 тоннага артык, ягъни, узган елгы күрсәткечкә карата – 117 %. Болар да республикада иң зур саннар! Тагын берничә сан сөендерә. Аларның берсе – бер сыердан савып алган уртача савым белән бәйле. Район күмәк хуҗалыкларында  бер сыердан тәүлеклек уртача савым 29,2 килограмм тәшкил итә. Бу өлкәдә икенче урында баручы Мамадышныкы – 24,8 килограмм.
Савым сыерларының баш саны буенча да сөе­нер­легебез бар. Республикадагы барлык районнар диярлек баш санын киметкән һәм ел башы белән чагыштырсак Татарстан буенча ул кимү 6503кә җиткән бер мәлдә, бездә 672гә артты. Бу да горурлык бит! “Сез кайдан?” – дип сораучыга горурланып: “Мин – Әтнәдән!” – дип әйтерлегебез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев