Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча аларны сатып алу өчен 40 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Биш ел эчендә янгын хәбәрчеләре аркасында Татарстаннан 116 кеше коткарылды,шул исәптән 49 бала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
"2016 елдан башлап Татарстан гаиләләре йортларында 250 меңнән артык хәбәр итүче урнаштырылды. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча аларны сатып алу өчен 40 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде», — дип сөйләде ведомство башлыгы.
Нет комментариев