Хезмәт хакының күләме 1,1 тапкыр индексацияләнәчәк һәм 16 928 сум күләмендә билгеләнәчәк
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бюджет хезмәткәрләренең окладларын арттыру турындагы карарны имзалады. Тиешле указ хокукый актлар сайтында бастырылган.
Документ нигезендә, 2026 елның 1 гыйнварыннан бюджет өлкәсенең аерым оешмалары җитәкчеләренең, белгечләренең һәм хезмәткәрләренең бердәм тариф челтәре кагылмый торган айлык вазыйфаи окладлары күләме арттырылачак.
Нет комментариев