Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәрәзәдә балкый һәр тәрәзә...

Олы Бәрәзәдә авылга нигез салынуның 700 еллыгын билгеләп үттеләр.

Бу эштә башлап йөргән кеше - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйров һәм авыл имамы Рәис фәтхуллин моны дәлилләүче шактый материаллар туплаганнар. Шул нигездә махсус чыганак - китап та чыгардылар.

Алардан тыш та, Олы Бәрәзәнең читтә яшәүче галимәләре, тарихи шәхесләре шактый икән. Социаль үзәктә узган җыенда авылның 700 еллыгын яклаган фикерләр күп булды. Бу хакта газетабызда укып таныша аласыз. Әлегә фотоларны күреп сокланыгыз.

Һәр елның май аендагы соңгы шимбәсен Олы Бәрәзәнең туган көне буларак билгеләргә килештеләр. Бай тарихлы борынгы авыл өчен - зур дәрәҗә. Нәкъ шигъри юллардагыча - Бәрәзәдә балкый һәр тәрәзә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Знай наших!!!