Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бу – уйдырма

Баштарак интернет челтәрендә, соңрак “Ватсап”та йөргән хәбәр турында бу мәкалә.

“Разовая выплата 6000 рублей. Денежные средства зачислят на карту “Мир”. Зачислять деньги гражданам начнут уже с 1 апреля” – менә шундый эчтәлекле хәбәр белән күпләр таныштыр. Белмим, кемгә кирәк һәм нигә кирәк булгандыр халыкка мондый ялган тарату, әмма ул шактый ышанычлы, хәтта дәлилле яңгырый. Әнә бит, аңа социаль өстәмәләр алган пенсионерлар, шулай ук күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр генә исәп тота ала, дип тә өстәгәннәр. Ул гына да түгел, ялганнары тагын да ышанычлырак яңгырасын өчен, “Күләме 6000 сум булса да, ул икешәр мең сумнан өч ай дәвамында киләчәк”, дип тә өстәгәннәр. Шушы хәбәргә аңлатма бирүне һәм дөрестән дә бирәләрме икән дип сорап редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.

Бер уйлаганда, ялган икәне аңлашыла да кебек, тирә-яктагыларның танышы да, таныш булмаганы да шул хакта гел әйтеп торгач, Хуҗа Насретдин кебек әллә дөрестән дә шулай микән, дип уйлап куясың. Шуңа күрә бу хәбәрне районның Пенсия Фонды җитәкчесе Зөлфәт Галиевкә юлладык.

– Уйдырма бу, – диде ул хәбәрнең эчтәлеге белән танышуга. – Бу хакта бернинди күрсәтмәләрнең булганы юк. Булса, ул хакта хәбәр итәрбез.

Дөрестән дә, күрсәтмәләр килер дип көтәләр. Әйтик, минималь хезмәт хакы, пенсия күләмнәре буенча. Чөнки алар буенча Россия Президенты Владимир Путин әйтте. Тик әлегә, әйткәнемчә, күрсәтмәләр юк. Ә менә 6000 сум турында берәүнең дә әйткәне юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев