Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген көзнең назлы бәйрәме - өлкәннәр көне!

Исәнлектә күрешергә насыйп булсын!

Бүген көзнең назлы бәйрәме - өлкәннәр көне! Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.  

Хәзерге вакыттагы  карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, һәм  сугыштан соң хәерчелек...
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Арагызда хезмәт алдынгылары бик күп. Тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне – көнгә ялгап эшләгәнсез. Бу хезмәт нәтиҗәләре безгә саулыкта – тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирде, Аллаһка шөкер. Рәхмәт Сезгә!

- Дусым җаваплылыгы чикләнгән күмәк хуҗалыгы әзерләгән бүләкләрне әлеге колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан 55 өлкәнебезгә тапшырдык. Шулай ук культура өлкәсендә эшләп лаеклы ялда булган 3 өлкәнебезгә, Күәм авыл җирлеге әзерләгән 8 бүләкне өйләренә барып, алары котлап тапшырдык, – дип хәбәр итте Альбина Хакимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев